Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәетләр янында фотога төшкән полиция хезмәткәрләрен эштән куганнар

Аларның җитәкчеләрен дә җаваплылыкка тартканнар.

Мәскәүдә моргта мәетләр янында селфи ясаган өчен ике полиция хезмәткәрен эштән куганнар. Бу турыда Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике полицейский — Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының Щукино районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, полиция майоры Вячеслав Горнеев һәм шул ук бүлектә оперуполномоченный булып эшләүче, өлкән лейтенант Татьяна Пупрышева һәлак булган кешеләрнең мәетләре фонында моргта селфи ясаган.

Әлеге селфины Эчке эшләр министрлыгының куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре күреп алган. Алар хезмәт тикшерүе уздырган. Селфи ясаучыларны «эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусына тап төшерә торган гамәлләре өчен» вазыйфаларыннан азат иткәннәр.

Моннан тыш, «кадрлар хезмәтендә җитешсезлекләр өчен» әлеге хезмәткәрләрнең җитәкчеләрен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев