Актаныш

МӨҺИМ ЯҢАЛЫК: "Социаль юл йөрү билетларын" кулланучыларга транспорт картасы хәзер Актанышта да бирелә

Татарстанда җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасы кертелде.

Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Хөкүмәте шундый карар кабул итте. Әгәр дә сез социаль юл йөрү билетыннан файдаланасыз яки кулланырга җыенасыз икән, “бердәм электрон социаль йөрү билеты”н  (транспорт картасы) алу өчен   республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсенә(Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 нче йорт) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карталар 1 ноябрьдән бирелә башлады.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: