Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МОШЕННИКЛАРДАН САК БУЛЫГЫЗ!: Пенсия фонды үз хезмәтләрен бушлай күрсәтә!

Шикле очраклар булганда, Актаныш пенсия фондына 074 яки 8(85552) 07411 телефонына хәбәр итү кирәк.

Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген тикшерүне, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт бәягә  тикшерергә тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар югары хак сорап, пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язарга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар берничә мең сумлык  хезмәт күрсәтү турында килешү төзиләр. Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә, гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре күзәтелек итүче органнарга hәм ведомстваларга юллана диелә.

Әлеге төр гаризалар, закон кысаларында, пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-берсеннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә  акча түләргә кирәк.

Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда үзегезне кызыксындырган мәгълүматны таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев