Мөслимәләр – дин юлында
Һиҗри календарь буенча рабигуль-әүвәл ае – пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган ае. Җәмигъ мәчетендә районыбыз мөхтәсибәте мөслимәләре өчен Мәүлид бәйрәме уздырылды. Бу кичә Аллаһның иң яраткан илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн белән бәйле. Чараны Актанышның Бүләк мәчете мөгаллимәләре һәм шәкертләре әзерләгән.
– Мәүлид турында төрле фикерләр бар. Без пәйгамбәребезне (с.г.в.) зурлау, аның тормыш юлын өйрәнү, салаватлар әйтү өчен җыелдык. Районыбызда мондый чараларга халык актив йөри. Бик күп авылларда, мәчетләрдә мәүлидләр уздырыла. Өйләрендә мәүлид мәҗлесләре үткәрүче мөселман дин кардәшләребез дә күп, – дип аңлатып үтте район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова.
– Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә дөрес яшәү рәвешен өйрәтеп калдырган. Аллаһ Рәхмәте белән хак дингә килдек, шушы юлдан тайпылмыйча, Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнергә язсын. Шул изге нияттән, бүген мөслимә туганнарыбыз белән Җәмигъ мәчетенә Мәүлид кичәсенә җыелдык, авыллардан да күп булып килгәннәр, – диде Хәмидә Мансурова.
Бүләк мәчетендә дин дәресләре алып баручы мөгаллимәбез Рәмилә Заманова иң беренче булып сүз алды һәм Мәүлид бәйрәме турында дәлилле мәгълүматлар җиткерде. Аның чыгышы “Коръән һәм Сөннәт – мәңгелек кыйммәтләр” дип атала.
Мөселманнар очрашкан җирдә Коръән укыла. Фәрдәвия Нәгыймова Коръән Кәримнән “Фатиха” сүрәсен укыды. Аллаһ Тәгаләгә хәмед-санәләр әйтеп башлаган чыгышын Кадрия Әдһәмова тулысынча Раббыбызга багышлады. Барлык мөслимәләр бергәләшеп салават әйттеләр. Алсу Даутова Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең пәйгамбәрлеккә кадәрге һәм пәйгамбәрлек чоры турында сөйләде.
Эльмира Әнвәрова – “Расүлүллаһ туган чакта”, Гөлназ Солтанова – “Мәүлид ае”, Инсия Мансурова “Мөселманлык шартлары” дигән мөнәҗәтләрне көйләделәр.
Гөләндәм Минһаҗева Исра вә Мигъраҗ вакыйгаларын бәян итте. Энҗе Мансурованың “Пәйгамбәрлек чорындагы сугышлар”, Филәрия Шәйхетдинованың “Пәйгамбәребезнең күркәм холкы”, Гөлназ Солтанованың “Пәйгамбәребезнең васыяте” дигән темага чыгышлары тыңланды.
Әминә Шәрипова әйтеп торган викторина сорауларына җавап табу чарада катнашучыларны җанландырып җибәрде. Дөрес җавап бирүчеләргә бирелгән
бүләкләр дә кызыктырырлык иде. Өлкәннәр белән бергә балалар да катнашты, алар да бүләксез калмады.
Соңыннан Коръән укылды, Хәмидә Мансурова дога кылды. Зөһрә Закирова йомгаклап, мөслимәләрне алдагы чараларда да актив катнашырга чакырды.
***
Февраль аенда районкүләм мөнәҗәтләр, бишек җырлары бәйгесе үткәрү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев