Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӨЛКӘННӘР ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК: Актаныш район Советы һәм башкарма комитет үз ветераннарын хөрмәтләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актаныш район хакимиятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан 34 ветеран белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген чәй табыны артында очрашты.

Өлкәннәр көне белән котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде Энгель Нәвап улы ветераннарга. Олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырды ул. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Ветераннарга өйләрендә түгәрәк табын артында балалары, оныклары, якыннары белән очрашып, чәй өстәле артында гапләшү өчен күчтәнәч каплары да әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев