Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җомганы көтеп алабыз

Без, РТС бистәсендә яшәүче мөслимәләр, һәр атнаның җомгасында Гамбәрия мәчетенә Коръән хәтем багышларга җыелабыз. Аллаһы Тәгалә каршында гамәлләребез ихластан булып, кабул кылынса иде, дип дога кылабыз.

 

Һәр атнаның җомга көнендә безне – өлкәннәрне сөендереп, хөрмәтле мөгаллимә Ләйсән
Әминова дәресләр үткәрә башлады. Әлеге дәресләрдә татар әдәбиятының бөтен матурлыгын, нечкәлеген өйрәнәбез. Әсәрләрдәге тәрбия, әхлак, әдәп үрнәген күрәбез, төшенәбез.

Күренекле язучы Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәрен тыңлаганда барыбызның да күзе яшьләнде, күңелләрне чистарыну хисе биләп
алды. Гүя искитмәле вә иҗтиһадлы шәкерт Бәдертдиннең әнисенә багышлап, скрипкада уйнаган “Салкын чишмә” көен ишеткәндәй, тын да алмый утырдык.
Остазыбыз сөйләгән әсәрләрне китапханәдән эзлибез, чөнки кулга тотып укыйсы килә. Үзем дә Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”
әсәрен укый башладым.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның моңа кадәр ишетмәгән әсәрләрен тыңлагач, Кырлайдагы музейны барып күрәсе килә башлады. “Теләсәгез, бергәләп барып, күреп кайтыйк”, – дип, безне илһамландырып кына тора Ләйсән Әминова.

ТР Мөселманнары Диния нәзарәтендә мәчет яны курсларына мондый программа кертелмәсә, күпме мәгълүматтан читтә калыр идек.

Аллаһы Сүбхәнә вә Тәгалә һәркайсыбызга иман байлыгы, күңел пакълеге, булганына шөкер итеп, канәгатьлек хисе кичереп яшәүләр
насыйп итсен. Әмин.
 

Кәүсәрия ЗАҺЕРТДИНОВА.
Актаныш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев