ОПЕРАТИВ СВОДКА: Актанышта соңгы 12 көн эчендә ниләр булган?
2019 елның 3 мартыннан 15енә кадәр аралыкта Россия ЭЭМ ның Актаныш районы буенча бүлегендә 73 хәбәр теркәлгән.
Ике атна дәвамында 6 җинаять эше, 28 административ эш кузгатылган.
Алар арасында арасында хезмәт урыныннан файдаланып, товар үзләштерү (Актаныш), янау һәм урлашу (Кәзкәй), дизель ягулыгы урлау ( М-7 трассасы), әти-әнигә сәнәк белән кизәнеп, үтерү белән янау (Актаныш), хакимият вәкиленә кимсетү сүзләре әйтү (Актанышбаш) кебекләре дә бар.
Шушы аралыкта исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 14, җәмәгать урынында спитрлы эчемлекләр кулланганга – 4, аерым урында тәмәке тарту кагыйдәләрен бозган өчен – 2, штрафны вакытында түләмәү сәбәпле – 2, кыйнау факты буенча – 5, вак хулиганлык буенча буенча 1 беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев