Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Путин төбәкләргә бизнес өчен ташлама чыгымнарын компенсацияләргә вәгъдә бирде

Чара региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска ярдәм итү авыр булган Россия субъектларына ярдәм итәчәк.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең өчтән ике өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде.

«Бүген Федерация субъектларының инвестиция салым чигерүе акчасын, табышка салым буенча өч еллык ташламаны бирү хокукы бар, әмма алар бу мөмкинлектән сирәк файдаланалар. Төбәк бюджетларының ни өчен керемнәрен югалтуы аңлашыла. Шуңа бәйле рәвештә, федераль акчалар хисабына төбәкләргә инвестиция салым чигерүе керемнәренең өчтән ике өлешен компенсацияләргә тәкъдим итәм», - диде Президент.

Реклама

Чара региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска ярдәм итү авыр булган төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, Президент 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын төгәлләү кирәклеген белдерде, шул рәвешле бизнес тормышын җиңеләйтү мөмкин булачак.

  • Узган ел Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2,6 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,5 млрд сумы - федераль бюджет акчалары исәбеннән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру Владимир Путинның май указы белән расланды. Ул 2024 ел ахырына кадәр исәпләнгән һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының финанс ресурсларын куллануын киңәйтә.
  • Республикада илкүләм проект кысаларында барлыгы биш төбәк проекты: «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының финанс ярдәменә, шул исәптән ташламалы финанслауга керүен киңәйтү», «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе», «Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту», «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» һәм «Эшмәкәрлекне популярлаштыру» эшли башлады.

Россия Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев