Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РАЙОНДА - ЭШЛЕКЛЕ ФОРУМ: Актаныш мәдәнияте нинди булырга тиеш? (+ ФОТОЛАР)

Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре быел да алда торган яңа сезонга старт биргәнче, үзалларына куелган максат-бурычларны билгеләп, аларны чишү юлларын бергәләп хәл иттеләр. 

1 ноябрь көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында әлеге тармак хезмәткәрләрнең конференциясе гамәлгә куелып, ул үзенең яңартылган форматы белән таң калдырды. Мәдәни форум итеп оештырылган чара кысаларында тармакның хезмәт ияләре, район җитәкчелеге белән бергә, Актаныш районы мәдәнияте нинди булырга тиеш? – дигән сорауга җавап эзләделәр. 

Форум эшендә  район башлыгы Энгель  Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, социаль- агарту бүлеге башлыгы Альберт  Мансуров катнашты. 

Районның бүгенге мәдәни сулышы белән залда утыручыларны Альберт Мирхәт улы таныштырды.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, район территориясендә 112 мәдәният учагы халыкка хезмәт күрсәтә. Шунысы игътибарга лаек, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең бер йодрыкка тупланган, бердәм булулары белән аерылып тогралар. Моны район башлыгы да билгеләп үтте. Бер генә бәйрәм чарасы да мәдәният хезмәткәрләреннән башка үтми бездә. Аларның алсыз-ялсыз хезмәте зур хөрмәтлә лаек. Өстәвенә, аларның күңел биреп эшләүләре нәтиҗәсендә районда яңа форматтагы чаралар барлыкка килә: авыл көннәре, урам бәйрәмнәре кебек чаралар шулар сафында. 

Әмма бүгенге көндә әлеге тармакның  кадрлар  белән тәэмин ителеше урынлы борчу тудыра. Ни өчен дигәндә, мәдәнияттә хезмәт куючыларның 61 %ын  40 яшьтән алып 55 яшькәчә булган буын тәшкил итә. Ягъни, 10-15 елдан бу хезмәт вәкилләренә кытлык башланмасмы?  Аннан килеп, матди-техник база, сәхнә костюмнары да яңарыш сорый...

“Актаныш – мәдәният, мәгърифәт мәйданы” дип исемләнгән форумда әлеге сораулар да күтәрелде. Гомумән, бүгенге чарада  мәдәният хезмәткәрләре алга таба хәрәкәт итүнең юлларын барладылар. 

Авыл клубларының эшчәнлеге, театр хәрәкәте, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең киләчәге, китапханә, сәнгать юнәлешләре,  сәхнә – болар барысы да “кузгатылды” форумда. Залда утырган мәдәният хезмәткәрләре өчен ачык микрофон да куелган иде. Эшлекле сөйләшү төсен алган чарада фикер йөртүләр дә, алга карап хәрәкәт итүдә дә бердәмлек булуы чалымланды. 

Форум барышында район башлыгы Энгель Нәвап улы мәдәният юнәлешендә уңай хәрәкәтнең эзлекле һәм дәвамлы булачагын ассызыклады. Форум, чыннан да, бик күп сорауларга ачыклык кертте. 

Чара ахырында  үз хезмәтләре нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев