Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районның социаль-икътисадый хәле ничек?

"Актаныш районының социаль-икътисадый күрсәткечләребез уңай динамикада" - дип билгеләде муниципаль район башлыгы Энгель Нәвәп улы Фәттахов.

 Үткән 2021нче ел үзенчәлекле булды, коронавирус пандемиясе аркасында, икътисадны кризистан чыгару чоры дисәк була, ел дәвамында үзебезнең алга куйган бурычларның күбесен үтәп чыгуга ирешә алдык. Гомумән алганда, социаль-икътисадый күрсәткечләребез күтәренке динамикада.

Район буенча тулаем территориаль продукт, 2021 нче ел нәтиҗәләре буенча 8%ка үсеш биреп, 15 млрд. сум тәшки л итәчәк дип фаразлыйбыз. Аның төп өлешен - 43%ын авыл хуҗалыгы алып тора, сәнәгать - 22%, транспорт - 8,4%, төзелеш - 6,4%, сәүдә - 3,3 һәм башкалар. Җирлекнең игътисадый хәле яхшы булу - җирдәшләрнең көнкүреше иминлеге һәм уңайлыгы өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев