Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Юллар булса, авыллар да яшәр

Юллар - тормыш артериясе, дияргә яратабыз без. Ә ул артерия өзлексез эшләгәндә генә, ягъни юллар төзек, тоткарлыксыз булганда гына тормышыбыз, эшләребез көйле бара.

 Соңгы вакытларда район үзәгендә дә, авылларда да бу юнәлештә үзгә бер җанлылык сизелә.


Муниципаль юллар ремонты программасы буенча Яңа Әлем авыл җирлегендә дә шактый эшләр башкарыла. Әле шушы көннәрдә генә дә авылның Карл Маркс урамына 1 километр озынлыкта вак таш (щебень) җәелеп, шактый проблемалы урыннар төзекләндерелде. 

"Актаныш юллары" оешмасы тарафыннан башкарылып чыккан хезмәтне  авыл халкы да бәяләгәндер дип ышанасы килә. 

Киләчәктә дә Яңа Әлем авыл җирлеге юлларны төзекләндерү юнәлешендә хәрәкәтен дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев