Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәсүл Галиев - 621 сайлау участогындагы иң беренче сайлаучы

Актаныш районында яшәүчеләр сайлауларда шактый активлык күрсәтә.

Бүген  Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Актаныш районында яшәүчеләр сайлауларда шактый активлык күрсәтә. Иртәнге җиде тулганчы ук сайлау участокларының ачылуын көтеп торучылар байтак иде район буенча. 

Үзәктә урнашкан 621 санлы сайлау участогының беренче сайлаучысы исеменә бүген Рәсүл абый Галиев лаек булды. 

62 яшьлек райондашыбызның  гражданлык бурычын иртәнге сәгатьләрдә үк үтәүнең үз сәбәпләре бар: 
-    Мин “Таң” хуҗалыгында хезмәт куям. Гадәттә эш сәгатем иртәнге алтыда ук башлана. Бүген инде бераз соңгарак калып барам. Бер генә сайлаудан да калганым юк. Үзем биш елдан артык агитатор булып эшләгәч, сайлауларның мөһимлеген яхшы аңлыйм.  Халыкка сайлау мөмкинлеге бирелгән икән – аннан файдаланырга кирәк! - ди хезмәт иясе. 

Сүз уңаеннан, бүген 621 сайлау участогында 1366 кешегә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган. 

Авыл җирлекләрендә дә сайлаулар тулы куәттә бара. Иртәнге сәгатьләрдә аеруча өлкән буын вәкилләренең күпләп тавыш бирүен билгеләп үтә урындагы сайлау комиссиясе вәкилләре. 

Теләкәй авыл җирлегеннән 83 яшьлек Фәрит Гайнетдинов та бер генә сәяси вакыйганы да калдырмый. Сайлауларга да җирлектән иң беренче шул йөри.

Гомер буе фермада мал караучы булып эшләгән Фәрит ага, өлкән яшьтә булуына карамастан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда халык фикеренең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы аңлый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев