Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САФЛАР СИРӘГӘЯ: Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераны вафат

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, райондашыбыз Моратов Әнәс Суфиян улының йөрәге тибүдән туктады.

Агымдагы елның 1 мартында 95 яшьлек олы юбилеен каршылаган иде ул. 

Әнәс Суфиян улы Курск дугасында, Гомель, Желобин шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнә. 

Реклама

Сугыштан соң КПСС райкомында счетовод, МТСта хисапчы, дәүләт банкында өлкән кредит инспекторы, район финанс бүлегендә өлкән икътисадчы, РСФСР Финанс министрлыгы контроль-ревизоры булып эшли. Күп төрле җәмәгать эшләре башкара.


 Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев