Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САК БУЛЫГЫЗ: Актанышта "Туктау тыела" дигән юл билгесе куелды. Бу юлы Ленин проспектына

Хәер, әлеге урында юл фаҗигаләре болай да сан-сирәк теркәлеп тора. Кышкы чорда аеруча да ешая алар.

Иртәнге сәгатьләрдә, аеруча укучылар мәктәпкә ашыкканда, Актанышның беренче санлы мәктәбе каршындагы үзәк юлдан машина белән хәрәкәт итүчеләр, вакыт-вакыт барлыкка килгән “бөкеләр”дә утырып караучылар  мондагы мәхшәрне ишетеп кенә түгел, күреп тә беләләр. Өстәвенә шул чакта  берәр ата-ана юл читенә туктап, бәгырь җимешен машинасыннан төшереп тә калдырырга ният кылса, авария килеп чыгасын көт тә тор. 

Хәер, әлеге урында юл фаҗигаләре болай да сан-сирәк теркәлеп тора. Кышкы чорда аеруча да ешая алар. Менә шундый һәлакәтләргә чик кую максатыннан, башта биредәге автобус тукталышы бетерелде, павильон алып куелды. Әмма машиналар мәктәп каршындагы юлда туктап тору гадәтеннән арына алмады. Нәтиҗәдә, көз аенда  Актаныш авыл җирлеге Советы карары нигезендә, Комсомол урамына таба борылыштан алып “Альмига” кибетеннән соңгы борылышка кадәр аралыкта ике  яклап та автомашиналарга "Туктау тыела" (Остановка запрещена) дигән юл билгеләре куелды. 

Тагын да гадирәк тел белән аңлатканда, хөрмәтле машина йөртүчеләр, 1500 сум күләмендә штрафка тартылырга теләмәсәгез, беренче мәктәп каршындагы юлда туктап тормаска киңәш итәбез. 

ЮХИДИ хезмәткәрләренең нәкъ менә шушы урында еш булуларына да үпкә белдерергә кирәкми. Юл билгесе куелган икән, аны бары тик үтәргә генә кирәк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев