Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Салават Фәтхетдинов тагын бер онлайн-концерт бирәчәк

Салават Фәтхетдинов тагын бер онлайн-концерт куячак. Бу яңалыгы белән ул үзенең инстаграмында уртаклашты.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 25 мартта турыдан-туры эфирда концерт куйды. Аның чыгышын карарга ярты миллионнан артык кеше җыелган иде.

Элекке концерт барышында, җырчыга барлыгы 3,5 мең комментарий килгән иде. Һәм әле дә аның чыгыш ясавын сорап язучылар байтак икән. Менә шуларны исәпкә алып, җанатарларының күңелен күтәрергә булган эстрада йолдызы.

Концертны Салаватның инстаграмдагы сәхифәсендә 23 апрель көнне, кичке сәгать җидедә тамаша кылып булачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев