Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Саумы, дөнья!", исәнмесез, дусларыбыз!

Хәерле сәгатьтә, райондашлар! Исәнме, Актаныш! Халыкара гаилә көне котлы булсын, бәхетләрегез тулып торсын! Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Актанышыбыз урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.

 ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА:бу көнне туган - Рәшит Рәхмәти Арат, тарихчы, Төркия һәм Алмания Фәннәр Академияләренең хокукый әгъзасы; Галия Измайлова (1909-1983) — Татарстан АССР халык комиссары (1938-1943); Садыйк Сайранов, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәренең укчылар ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы; Нургаяз Гарифьянов, галим; Фоат Вәлиев, тарихчы; Гөлнара Исмаева, татар җырчысы, композитор, киноактриса.

 

РОССИЯДӘ:1935 елда Мәскәү метрополитенының беренче сызыгы ачыла. Климат көне дә бар!

 

ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА:Халыкара гаилә көне. 1928 — мультфильмда Микки-Маус кинодебюты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы татмедиа Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Җәмгыять Актаныш хәбәрләре “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Саумы, дөнья! Актаныш сулышы Хәерле сәгатьтә Общество Актаныш-информ Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"