Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САННАР: Актаныш районында 229 инвалид эш урыны белән тәэмин ителгән

Бу – районда эшли алырдай 761 инвалидның 30.1 проценты дигән сүз.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе республика җитәкчелеге тарафыннан да ныклы күзәтү астында. Чөнки теге яки бу дәрәҗәдә сәламәтлекләре какшаганнарның да кеше арасында үзләрен файдалы итеп тоясылары, көн саен сөенеп эшкә барасылары килә.Статистик мәгълүматларга караганда, безнең республикада эшли алырдай 76703 инвалид исәпләнә. Шуларның 23567се генә эшли. Бу 30.7 процентны тәшкил итә. Безнең районда исә эшли алырдай 761 инвалид булып, шуларның 229ы эшли. Бу – 30.1 процент. 

2015 елдан республикада инвалидларга эш урыннары булдыру буенча махсус программа гамәлгә кергәч, күп кенә мөмкинлекләре чикләнгәннәр эшле булды. Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бездә дә ул елны 10 инвалидка эш урыны булдырылды. Әлеге программа нигезендә эш бирүчегә инвалидка эш урыны булдырган, аны җиһазландырган өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бер урынга 72 мең 690 сум акча бирелде. Шушы программа нигезендә 2018 елда өч райондашыбыз эшле булды. Әлеге саннарны безгә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Латыйпова бәян итте. 

– Эш эзләп мөрәҗәгать иткән инвалидлар иң элек исәпкә куела. Алар безгә табиблар тарафыннан нинди эшләр рөхсәт ителгәнлеге, яки тыелганлыгы хакындагы мәгълүмат тупланган кәгазь-документ белән киләләр. Шушы документлар нигезендә без аларга эшләр тәкъдим итәбез. Ә инвалидларга эш урыннары булдыру буенча махсус программа эшли башлагач, хәл бераз җайланды. Узган ел Илүс  Ярмиев  оешмасында өч инвалидка каравылчы урыны булдырылды. Алар бүгенге көндә дә шунда эшләп йөриләр, – диде ул. 

Анда эшкә урнаштырылганчы алар өчен махсус эш урыны көйләнгән. Анда видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган. Әлеге мөмкинлеге чикләнгән өч кешенең хезмәте турында оешма халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә хисап биреп бара. Шушы рәвешле кеше эшкә урнаштырылгач, алар анда өч ел эшләргә тиеш булалар. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында инвалид эштән китә икән, аның урынына башка инвалид җибәрелә, дип аңлатты безгә инспекторлар. 

Быелдан инде инвалидларга эш урыны булдыру программасы урынына инвалидны эшкә алган эш бирүчегә беренче өч ай өчен инвалидка түләгән хезмәт хакын халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша кире кайтару программасы эшли башлады. “Әнәк” агрофирмасы быел үз җирлегендәге бер инвалидны эшкә алган. Һәм  инвалидка беренче өч айда түләгән хезмәт хакы агрофирмага кире кайтарылачак. Инвалидларга хезмәт хакы Рәсәйдәге минималь хезмәт хакы һәм шуңа салымнарны да кертеп исәпләнә. Сүз дә юк бу, зур суммалар түгел. Инвалид дип танылган бөтен кешегә дәүләт ярдәме, шул исәптән инвалидлык буенча пенсия рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелүен исәпкә алсак, бу гаилә кассасына күпмедер өстәмә инде. Моны алар үзләре дә яшерми. Һәм хезмәтләреннән канәгать тә.

– Башта инвалидлар оешмасында эшләгән идем. Аннан берничә ел өйдә тордым. Шуннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Миңа кулай эш килеп чыкканчы бераз көтәргә туры килде. 2018 елда Илүс Ярмиев безгә эш урыны булдырды. Барлык уңайлыкларын тудырды. Эшебез авыр түгел. Хезмәт хакларын вакытында биреп бара. Миңа, ялгызым бала үстергән кешегә, файдасы зур инде, – дип фикерләре белән уртаклашты балачактан III төркем инвалид Нурия Шәйморзина. 

Ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4 кеше исәптә торган булса, хәзергә андыйлар саны берәү генә калган. 

– Аңа да үзенә туры килгән эш урыны эзлибез. Тик шунысы кызганыч, оешма-предприятиеләр инвалидларны эшкә алырга ашкынып тормый. Бигрәк тә производствога. Чөнки үзегез беләсез, аларны эшкә алганда билгеле бер чикләүләр бар, шуннан куркалар. – ди Ләйсән Латыйпова. – Чыннан да, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр законнарда каралган кайбер ташламаларга ия, алар, һичшиксез, хезмәт килешүендә чагылырга тиешләр. Ләкин алар алай ук күп түгел, эш процессында аз гына чагылдырыла. Быел безнең районда бер инвалидны “Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе” федераль дәүләт учреждениесенә эшкә урнаштыру буенча квота каралды. Хәзерге вакытта учреждение эш урыны булдыру өстендә эш алып бара. 

Әле безнең районда эш көчендәге эшләмәүче 532 инвалид бар. Киләчәктә аларның да теләге булганнарын эшкә урнаштыру буенча хәрәкәт дәвам итәчәк. Монда инде оешма-предприятие, хуҗалыкларның да теләктәшлек белдерүләре сорала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев