Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Әллә Агыйдел аша йөрүче паром быелга туктаганмы?

Актаныш районындагы ике республиканы тоташтырган боз кичүе узган ел декабрьнең икече декадаларында ачылган булган.

Көннәр кышка авыша башлау белән машина йөртүчеләрне борчуга сала торган тагын бер проблема – ул да булса, Агыйдел  аша йөрүче паромның кайчан туктавы. Хәер, әлеге сорау күпләрдә кызыксыну уята. Актаныш районы халкы өчен  генә түгел, Татарстан белән  Башкортстан арасын тоташтыручы паром юлы  автомобиль йөртүчеләргә  шактый уңайлы. 

Биредә эшләүче егетләрнең сүзе буенча, быелгы сезонда паромның кайчан туктаячагын ачык кына әйтеп булмый. Барысы да һава шартларына бәйле. Әмма температура ныклап 10-12 градус салкынга төшсә, елга аша хәрәкәт  күпмедер вакытка, ягъни боз тотып, боз кичүе ачылганчы туктап торачак. 

Бүген паром Мәскәү сәгате буенча иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать сигезгә кадәр халыкка хезмәт күрсәтә. 
-    Әле су аша техниканы йөртү буенча проблемалар юк. Әмма паром шушы числога кадәр йөриячәк дип,  ниндидер билгеле бер көнне атап булмый, - дип җавапладылар безгә. 

Сүз уңаеннан, Актаныш районындагы ике республиканы тоташтырган боз кичүе узган ел  декабрьнең икече декадаларында ачылган булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев