Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр турында: халыкның телләргә хокукларын төгәл итеп язып куярга кирәк

Тел мәсьәләсен илнең Төп Законында беркетү Россия халыклары арасында тигез хокуклылыкны һәм үзара хөрмәт хисләрен тәэмин итәчәк.

Конституциягә төзәтмәләрдә кешенең туган теленә хокукын ныгытып куярга кирәк. Россия халыклары тигезлектә һәм үзара хөрмәттә яшәсеннәр. Үзләренең тарихларын сакласыннар, дип билгеләп үтте “Казан утлары” журналына әңгәмәсендә Татарстанның беренче Президенты, Республикабызның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

"Аңлашылмаучанлыкларга карамастан, бер-береңне хөрмәт итәргә һәм кешеләрнең эчке дөньясына зыян китермичә, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Безнең һәркайсыбызга тормыш бер генә тапкыр бирелә һәм без барыбыз да бу тормышта тигез хокукка ия! Шуңа күрә, Конституциягә төзәтмәләр кертеп, Россия Федерациясе халкының телләргә булган хокукларын ачык һәм төгәл язарга кирәк", – дип басым ясап әйтте Минтимер Шәймиев.

Элегрәк, Татарстанда тел мәсьәләсе буенча махсус комиссия төзеделәр һәм Россия Президентына махсус мөрәҗәгать хәзерләргә булдылар. Мондый чараларны Россия Конституциясе гарантының игътибарын туган тел проблемасының актуальлегенә юнәлтү өчен күрәләр.
Татарстан дәүләт киңәшчесе белән әңгәмәнең тулы текстын “События” порталында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев