Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР: Актанышта икенче ишегалды “Бердәм Россия” партиясе проектына кертелде (+ФОТОЛАР)

Бүгенге очрашу нәтиҗәсез калмас дип ышана актанышлылар.

Бүген, 26 июль көнне,  район үзәгенең Ленин проспектында урнашкан 1 - 4, 11 - 13, 13А һәм Тынычлык проспектының 5 – 10, 9А күпфатирлы йортларында яшәүчеләр белән “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин очрашты.  

Искәртеп үтәбез, Татарстанда “Бердәм Россия” инициативасы буенча “Безнең ишегалды”  проекты старт алды: партия, гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә таянып, ишегалларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча яңа республика программасын формалаштыру тәкъдиме белән чыкты. Президент Рөстәм Миңнеханов фикерне хуплады, әмма бердәмроссиялеләрдән йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында фикер алышуны һәм кайбер принципиаль мәсьәләләрне хәл итүне сорады: балалар мәйданчыклары нинди булырга тиеш? парковкаларга яисә яшел зоналарга өстенлек нәрсәгә бирергә кирәк? ничек яхшырак урнаштырырга яктырту системасын?

Мондый төр чараның  тәүгесе Актанышта  23 июль көнне үткән иде. Бүгенге очрашу да җанлы аралашу, фикер алышу белән үрелеп барды. 

Бу ишегалдында яшәүчеләрнең тәкъдимнәренә килгәндә, алар  карта белән бергә ТР ТКХ министрлыгына тапшырылачак.  Бүгенге очрашу нәтиҗәсез калмас дип ышана актанышлылар. Татарстанның барлык районнары буенча мондый очрашулар уздырылганнан соң, яңа республика программасын булдыру өчен төгәл мәгълүматлар алыначак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев