Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ: “Бердәм Россия” партиясе Актаныштагы ишегалларын төзекләндерергә алына (МӨҺИМ ОЧРАШУДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘРДӘ БАР)

Очрашуга җыелган халык “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән “Безнең ишегалды” программасын зур өметләр баглап кабул итте. Ишегалдын яңарту,төзекләндерү буенча аларның теләк-мөрәҗәгатьләре дә шактый иде.

Халык тырышлыгы белән нигез салыначак “Безнең ишегалды” программасы киләсе биш елда (2020-2024) республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегалларын төзекләндерелергә тәкъдим итә. 

Бүгенге көндә республикада гомумкулланылышта булган 10 000гә якын ишегалды исәпләнә. Һәм, билгеле, аларның күбесе төзекләндерү, яңарту таләп итә. Татарстанлылар мондый мөрәҗәгать һәм шикаятьләр белән “Халык контроле” системасына да язалар. 

Халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү теләге “Бердәм Россия” фракциясен “Безнең ишегалды” дип аталган яңа программа булдыру идеясенә этәрә. Бердәмроссиялеләр, програманы тормышка ашыруда ярдәм итүен сорап, Республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. Хәзер исә бу программаны эшли башлау юнәлешендә хәрәкәт бара. 

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов фикеренчә, әлеге программаны тормышка ашырганчы ишегалды халкы белән сөйләшергә, аларның үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен, беренче чиратта нәрсәдән башларга, төп игътибарны кая юнәлтергә тиешлеген ачыкларга кирәк. 


Шушы максаттан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең гамәлдәге депутатлары һәм кандидатлары  республика районнарына чыгып, халык белән ишегалларында очраша, аларның теләк-тәкъдимнәрен өйрәнә. 

23 июль көнне “Бердәм Россия” фракциясе вәкиле, депутатлыкка кандидит “Россельхозбанк” ААҖнең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәчесе Ләлә Кудерметова Актаныш авылында булып, тулы бер ишегалдында яшәүчеләр белән очрашу үткәрте. 


Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламовалар катнашты. 


Актаныш авылының әлеге ихатасына Ленин проспекты буенча урнашкан 14,15, 16,17,18 йортлары, Тынычлык проспектының 25, 81, 19, 20, 21, 22, 23нче санлы йортлары керә. Биредә 27 подъездда 226 фатир исәпләнә. 


Очрашуга җыелган халык “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән “Безнең ишегалды” программасын зур өметләр баглап кабул итте.

Ишегалдын яңарту,төзекләндерү буенча аларның теләк-мөрәҗәгатьләре дә шактый иде. Балалар мәйданчыгын төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, яктырткыч баганалар санын арттыру, тротуарларны камилләштерү, баскетбол мәйданчыгы төзү – болар актанышлылар күрергә теләгән үзгәрешләр сафындагы төп тәкъдимнәр. 


Ләлә Ринат кызы ишегалдындагы очрашуга килүчеләрне зур игътибар белән тыңлап, үз фикерләрен дә җиткерде. Һәр тәкъдим алдан әзерләнгән схемада билгеләп тә барылды. 


Алга таба халык тарафыннан тәкъдим ителгән теләк-фикерләр белгечләр тарафыннан өйрәнелеп, ишегалларын  проектлаучыларга тапшырылачак. Кыска вакыт эчендә генә барлык ишегалларына өлгереп булмаячак, билгеле, әмма программа күпьеллык – ул 2024 елга хәтле исәпләнгән. Актаныш районы әлеге яңа проектка биш ишегалдын кертергә ниятли. 


Барлык ишегалларын анализлап чыгу бер ай эчендә тәмамланырга тиеш, халыкның теләк һәм тәкъдимнәрен белгән очракта, “Бердәм Россия” программаны эшләргә һәм Республика Хөкүмәтенә тәкъдим итәргә әзер булачак. Сүз дә юк, ишегалларына нәрсә керәсен билгеләүче стандарт та булырга тиеш. Ишегалды ул – төрле яшьтәгеләргә уңайлы булырга тиешле кечкенә дөнья, әлеге программаның төп идеясе – берни дә халык фикереннән башка эшләнергә тиеш түгел.


Мондый очрашуларда катнаша һәм үз тәкъдимен җитерә алмаучылар теләкләрен “Минем депутат” системасы аша да юллый ала: “МойДепутат.онлайн” сайтында, менюдагы “Безнең ишегалды” бүлеген сайлап яисә 8 800 201 16 00 телефон номерына шалтыратып. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты “Бергә хәл итәбез – бергә эш итәбез” шигаре астында эшли,димәк, һәркем ишегалдына кагылышлы фикерен курыкмый әйтә ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев