Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Солтангол авылында яшәүче Мөхлисә Арсланова бүген зур юбилеен-90 яшьлек юбилеен каршылады (+ФОТОЛАР)

Иртәннән үк җылы сүзләр, изге теләкләр кабул итте ул. Балалары, оныклары гына түгел, район, авыл җирлеге җитәкчелеге дә тәбрикләде ак әбине.

Тыл ветеранын олуг бәйрәме белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров килде. Альберт Индарифулы Мөхлисә апага РФ Президенты В.В. Путинның котлавын һәм район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды.

 Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов Мөхлисә Арсланованың тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерүләрен, бүген аларның тәрбиясендә матур яшәүләрен билгеләп үтте. Котлау отрыткасы белән чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин Мөхлисә Арсланова озак еллар тырыш хезмәт куйган “Тамыр” хуҗалыгы исеменнән гаиләгә җылы юрган алып килгән иде. Авыл өлкәннәренең җитәкчеләр тарафыннан күрсәтелгән игътибарга күңелләре нык булып, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев