Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СОРАШТЫРУГА НӘТИҖӘ ЯСАП: Актанышта әти-әниләр яңа уку елына әзерме?

Санаулы көннәрдән мәктәпләрдә укулар башлана. Ата-аналар бу чорда балаларын яңа уку елына әзерләү белән шөгыльләнә.

Санаулы көннәрдән мәктәпләрдә укулар башлана. Ата-аналар бу чорда балаларын яңа уку елына әзерләү белән шөгыльләнә. 

Мәктәп кирәк-яраклары арасында иң кыйммәтлесе булып уку формасы торуын чамалавы авыр түгел. Ел саен ук булмаса да, аны даими яңартып тору кирәк. 

Бу юлы ВК төркемендәге сораштыруда без нәкъ менә шушы теманы күтәрдек. 161 кеше мәктәпкә форма алу-алмавы хакында бирелгән сорауга җавап биргән. 

29 тавыш бирүче уку формасын җәйге чорда ук, ягъни бәяләр әллә ни “тешләми” торган вакытта алып куйган. Андыйлар гомуми санның 18,01%ын тәшкил итә. 

43 кеше форма алырга һич җитешә алмавын билгеләгән. Гадәттә күпләр мәктәп кирәк-яракларын  августның икенче яртысында барлый башлый – шулай булгач, борчыласы юк – һичшиксез җитешерсез!

Тавыш бирүчеләрнең 26,71%ы (шулай ук 43 кеше) балаларының узган елгы кием белән мәктәпкә баруын хәбәр иткән. Димәк мондыйлар быел шактый сумманы кесәләрендә калдыруга ирешкән. Алар өчен сөендек. 

Ә менә 46 кеше (28,57%) уку формасының кирәклеген, әмма аны алырга акча җиткереп булмавын  билгеләгән. Бу вариантка тавыш бирүчеләр иң күбе, кызганычка каршы...

Уку формаларының бәяләренә килгәндә, малайлар өчен аның иң очсыз дигәне якынча 2000 сум тирәсе дип хәбәр итте төркемдәшләребез. Кызларныкы бераз гына кыйммәтрәк икән. Әмма яхшы, ныклы форма алыйм дисәң, кесәдән кимендә 3000 сум акча чыгарып салырга кирәк. Мисал өчен Актанышның беренче санлы мәктәбендә  Яр Чаллы шәһәренең махсуслашкан кибете уку формалары белән сату оештыра.  Алдан баланың буй-сынын үлчәп, әзер костюмнар да тәкъдим итә алар. Белем бирү йортында бердәм уку формасы булуын исәпкә алсак, ата-аналар мондый төр хезмәттән канәгать:
-    Костюмнары тотымлы да, уңайлы да, ныклы да. Балалар да яратып кия. Шулай булгач, бик яратып алабыз, - ди ата-аналар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев