Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘСТӘГЕФИРУЛЛА: Мәсәде авылында вертолёт заводы төзиләр?! (ХИСАП ҖЫЕЛЫШЛАРЫН ДӘВАМ ИТЕП...)

Башка җирлекләрдә халык, үз-үзен эш белән тәэмин итү максатыннан, мал асраса – Мәсәде авылы халкы бу эшкә дә алынырга атлыгып тормый.

Мәсәде - Актаныш районында, башкалар белән чагыштырганда, шактый кечкенә җирлек булып исәпләнә. Бүгенге көндә биредә хуҗалык та, мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. 400дән артык кешесе булган Мәсәдедә шәхси ярдәмче хуҗалыкта күпләп МЭТ тә асрамыйлар, КФХ, мини-ферма оештыручылар да күренми. 


Башка җирлекләрдә халык, үз-үзен эш белән тәэмин итү максатыннан, мал асраса – Мәсәде авылы халкы бу эшкә дә алынырга атлыгып тормый. Кыскасы, рәхәт яшәүчеләр көн итә биредә. Элек-электән “Агыйдел” нефть кудыру станциясенә аркаланып яшәгән авыл халкы бүген инде күпләп мал асрауның кирәген күрми. 


29 гыйнвар көнне җирлекнең 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауны максат итеп куйган халык җыенында авылдашлар бу сүзне ачыктан-ачык әйтте. “Ферма ачып, эш урыннары булдырсалар, авыл халкы анда барыбер эшләмәчәк!” дип ассызыклады алар. 


Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш. Бариев исә вәзгыять болай дәвам итсә, халык авылны тәмам бетереп туктаячак дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте. Үсемлекчелек белән шөгыльләнер өчен туфрак уңдырышсыз, терлек асрау өчен җилкә сыек... – кирәк булса, сәбәп, билгеле, табылачак. Әмма Мәсәде авыл җирлегендә башка төр кәсепчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең дә булмавы урынлы борчу тудыра. 


Бүген җирлектәге 152 хуҗалыкның нибары 22се савым сыеры асрый. Ике авылга  85 МЭТ, сарыклар саны – 273. 


Авыл башлыгы Флүрә Минһаҗетдинованың чыгышыннан аңлашылганча, җирлек үз алдына халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуны, кече эшмәкәрлекне үстерүне максат итеп куйган булган.

Сүз дә юк, авыл халкының яшәү шартлары тел-теш тигезерлек түгел, өйләргә су кертелгән, бәдрәф, кер юу машиналары кебек уңайлыклар белән дә байтактан файдаланалар биредә. Өстәвенә, Мәсәде тулысынча каты өслекле юл белән тәэмин  ителгән, урамнарны яктырту программасына кертелгән җирлектә бүген багана аралаш электр энергиясен саклый торган утлар куелган. Ә бит мондый бәхет Актаныш районындагы Түке һәм Мәсәде авылларына гына елмайган – кадерен белергә өйрәнәсе иде бит, җәмәгать! 


Соңгы ике елда җирлектә нибары берәр бала туган, аның каравы, үлем структурасы шактый кискен тора – 2018 елда 9 кеше бакыйлыкка күчкән. Җирлекнең картая баруын да ассызыкламый мөмкин түгел. Алдагы 10 елда биредә балалар саны арту, гомумән, күзәтелер кебек түгел. Ягъни, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп кире ачылыр дигән буш хыял белән канатланып торасы юк. 


Хәер, халкы белән бергә авыллардагы социаль объектлар да картая, чүгә. Бурсыкта урнашкан мәдәният йорты  1966 елларда салынган.

Бүрәнә бинаның бүген түшәменнән су үтә, матчалары шактый тузган. Аның янәшәсендә әле берничә ел элек кенә балалар тавышыннан яңгырап торган мәктәп бинасы буш утыра.  104 кеше яшәгән бу авылда фельдшер-акушерлык пункты да узган ел үзенең ярты гасырлык юбилеен каршы алган.

Газлаштырылган булса да, бина бик иске. 28 ел гомерен авыл халкының сәламәтлегенә багышлаган Энҗе Муллахмәтованың ире  кулыннан килгән кадәр аны сылап-сипләп тора. Ә халык яңа ФАП көтә. Әмма халык санының елдан ел кимүе җирлекнең ФАП төзү программасына керүенә аяк чала. Халык саны җитмәү яңа мәдәнят йорты төзүгә дә комаучаулый. Ситуациядән чыгуның бердән-бер юлы – мәктәп бинасын төзекләндереп, клуб белән пункны шунда кертү. Монысы да әле фаразлар гына, аларны тормышка ашырыр өчен 3-4 ел вакыт кирәк. 


Мәсәде авылында ярымбуш торган ике катлы бина да борчый авылда яшәүчеләрне. Икенче катында мәктәп һәм балалар бакчасы ролен үтәгән кабинет-бүлмәләр район җитәкчелеген челтәрсез тәрәзәләре, буш диварлары, ишекләре дә ябылып бетмәгән шкафлары, урын-җирләре дә салдырылмаган караватлары белән каршы алды –  биредә хуҗасызлык хөкемсөрә....


Бүген авыл халкы районнан килгән делегациягә шушы бинада нәрсәдер булдырып, халыкны эш белән тәэмин итүне сорады. Алар бүген җирлектә производство юк дип зарлана. Әмма берәү дә шушы производствоны үз куллары белән булдыру өстендә эшләргә теләми. 


-    Берәү дә Мәсәде авылына килеп, вертолёт заводы төземәячәк. Көтмәгез! Авылны саклап калу – бүген сезнең бурыч. Җирлекнең киләчәген аның халкы кайгыртырга тиеш  - шуны аңлагыз, - дип мөрәҗәгать итте Илфак Шамил улы залда утыручыларга. 

Хисап җыелышында халыктан кергән башка сорауларга да ачыклык кертелде. Шул рәвешле Мәсәде авылы 2018 елга йомгак ясады. Болай дәвам итсә, 2019 ел өчен хисап тотар эшләребез булыр микән соң? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев