Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАГЫН "БУЛДЫРГАНБЫЗ", ҖӘМӘГАТЬ: Беренчелек бездә - тик берәү дә мактамый, сыра җиткән башка - халык шуны аңламый!

Ел башыннан “Халык контроле”нә дә күршесен, авылдашын агулап кесә калынайтып ятканнар турында бездән бер хәбәр дә кермәгән.

Хәмер буенча бик алдырмасак та, узган ел сыраны чөмергәнбез генә. 2017 елга карата районда сыра сатуны 64 процентка арттырып, ел дәвамында 240 мең литр сыра сатып республика күләмендә беренче урында барабыз. Көн-төн сыра чөмергән немец һәм чехларны да көнләштерерлек булган бу.


Әлеге санны районда яшәүче бишектәге бәбисеннән алып, яулыктагы әбисенә кадәр бүлеп чыксаң 1 кешегә 8 л чамасы туры килә ул. Хәер, “Күләм мени инде бу, тапкан аптыратыр сан... Мин моны бер утыруда фәлән итәм бит...” диючеләр дә табылыр. Ышанам, арабызда андыйлар күп. Һәм ни кызганыч, алар көннән-көн арта гына. Бу хәл бездә генә түгел, гомүмән Рәсәй буенча күзәтелә. Сәбәбе нәрсәдә? Беренчедән, сыра хәмергә караганда күпкә очсызрак. Шул сәбәпле, аның төп кулланучылары яшьләр. Ун ел буе даими исерткеч эчкән өлкән кеше шушы бер дистә елда эчкечегә әверелсә, яшьүсмерләр бу авыруга 2-3 елда бирешә. Шуңа күрә бу “армия” яшен тизлеге белән артканнан арта. Алкоголь яшьләрнең баш миенә, йөрәгенә көчле тәэсир итә. Спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә хәтер начарая, минең кан белән тәэмин ителүе бозыла... Гомүмән, карап торган киләчәгебез бер дә якты вә сәламәт тоелмый. 

Кулланабыз-кырылабыз

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Роспотребнадзор”га таянып яңгыраткан саннарында күренгәнчә, агымдагы елның ике аенда гына республикада 57 кеше спиртлы эчемлекләр кулланып агуланган. Аларның 38е җигеп эшләтерлек эш яшендәге ир-атлар, 7се - эш яшендәге хатын-кызлар, 5се пенсиядәге хатын-кызлар һәм 7 кеше – пенсия яшендәге ир-ат. Аларның 31е начар гадәтләре аркасында бакыйлыкка күчкән. Калган 26 кеше турында әлегә билгесез.

“Роспотребнадзор” үзе исә, 95 кеше агуланган ди. Ә районнарга бүлеп чыккан саннарында 97 чыга ул. Кайсына ышанырга – белмәссең. Күңел никтер Хезмәт министрлыгының саннарын хуш күрсә дә, 95-97 дигән саннар хакыйкатькә дөресерәк туры киләдер кебек. Ярый әле елдан-ел кимүгә бара, шунысы сөенеч. Мәсәлән, 2013 елның гыйнвар-февралендә генә агуланучыларның саны 249 булган, 2014 елда – 233не, 2015тә – 221не тәшкил иткән. Узган ел бөтенләй 83 кешегә генә калган булган да, быел тагын әллә нәрсә бозылганбыз. Ә бу саннарның эченә күпме кайгы, гаилә низаглары, ятим калган балалар сыйганын күз алдына китерсәң, бөтенләй куркыныч. 

“Халык контроле” йоклый

Тегендә-монда лаф орып зарланырга күнексәк тә, җәмәгать, беребез дә дөреслекне эзләргә ашыкмый. Каяндыр килгәнен көтеп ятарга өйрәнгән безнең халык. Күңелегезгә якын алмагыз – кире без, ай кире. Кайда, күпме, ничек, кем яшерен шикле хәмер сатканын барыбыз да белә, әмма чаң сугарга берәү дә ашыкмый. Кире яктан бердәм без, сатмыйбыз. Ә күршенең кәҗәсе бакчага керсә, төкерек чәчә-чәчә прокуратурага кадәр барып җитәбез. 

Ел башыннан “Халык контроле”нә дә күршесен, авылдашын агулап кесә калынайтып ятканнар турында бездән бер хәбәр дә кермәгән. Чаллы, Казан шәһәрләрендә 300-200 шикаять кергән, Минзәләдә – 4, Мөслимдә – 1, ә бездән – юк. Йоклыйбыз, нидер көтәбез. 

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан да бу юнәлештә хәрәкәт сизелми. Яңа елга атлагач нибары шикле 8 литр спиртлы эчемлекне кулга төшергәннәр. Шул ук Сарман районында, мисал өчен 72 литр алкоголь продукциясен әйләнештән алганнар. Хәер, безнең дә киләчәк өметле күренә. Моңа чаклы әлеге юнәлеш буенча гына эшләүче юклыгы бирә иде бу күрсәткечләрне. Хәзер инде кырын эш белән кәсепчелек иткәннәрне чиста суга чыгару тиешле кешесенә билгеләнгән. Нәтиҗә генә көтәсе кала.
 

источник фото: https://yandex.ru/images/search?pos=0&img_url=https%3A%2F%2Fnede. li%2Fsites%2Fdefault%2Ffiles%2F2018-05%2F1527338300_man-landscape-food-beverage-drink-floating-540309-pxhere.com.jpg&text=прикол%20пивное%20море&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев