Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тарихчы Дамир Исхаков: «Без татар халкының бердәм булуын аңларга тиеш»

Галим фикеренчә, Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе уртак, ә беренче сүз ханлык исемнәрендә башкаланың исеме генә булган.

"Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы  «Татарлар» тапшыруында татар халкының барлыкка килү тарихы һәм язмышы турында тематик цикл эфирга чыга. Бу атнада программада катнашучылар милләтнең этник бүленеше проблемалары турында фикер алыштылар.

Сәясәтче Руслан Айсин, Татарларның элек-электән үз дәүләте, теле, ә халкының укымышлы һәм динле булуын билгеләп үтте.  «Безнең милли һәм сәяси үзаңыбыз бар. Хәтта күп санлы халыкларның да сәяси үзаңы юк. Бу аларның тарихының ярлылыгы турында сөйли", - диде ул.

Шулай ук Айсин билгеләп үткәнчә, борынгы заманнарда «цивилизация» термины булмаган, ә ул XVIII гасырда французлар ярдәмендә барлыкка килгән.  Аның фикеренчә, татарларның Әстерхан һәм Себердәге бүлешүе-территориаль бүленеш кенә, һәм ул этник түгел.  Шуны истә тотарга кирәк: без-бер халык, бердәм халык. Бу позициядән чыгып фикер йөртергә кирәк", - дип ассызыклады Руслан Айсин.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарлар төрле кабиләләрдән торганын искәртте. «Еш кына безнең күршеләр — казахлар, ногайлар: „Сездә кабилә юк бит,” диләр. Алар бездә булганнар, ләкин утрак тормышка күчкәч, кабиләләр беткән, тик эзләре бар. Аерым халык кына кабиләгә ия булып, бездә булмаган дигән сүз дөрес түгел. Без аларны истә тотып, тарихны язганда, боларны чамаларга тиешбез», — диде.

Галим билгеләп үткәнчә, Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе уртак, ә ханлыклар атамаларында беренче сүз башкала исемен генә аңлаткан. "Аерма бар, әмма тел бердәм. Без шуны аңларга тиеш: безнең халык формалашуда бердәм. Татар теле-бердәм тел, һәм аның диалекталь вариантлары бар. Кемдер татарлар — табигый этнос, ди, әмма без зур территорияләрдә яшәсәк тә, бердәмлекне саклап кала алдык», — диде тарихчы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев