Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актанышның яшь, үрнәк гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашты

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәтовна белән Актаныш районының яшь, үрнәк гаиләсе очрашты.

Ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше  Гөлсинә Әхәтовна республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы оештыра. 

Узган елларда Яңа Әлем авылыннан Хуҗиннар, Качкыннан Әхмәтгалиевләр, Актаныштан Шәвәлиевләр, Әһлетдиновлар гаиләләре Казан Кремлендә үтә торган  бу тантанада катнашканнар иде. Быел мондый хөрмәт-дәрәҗәгә районыбыздагы үрнәк  гаиләләребезнең берсе,  Актаныштан Эльвира һәм Руслан Мортазиннар  лаек булды. Күпләргә яхшы таныш гаиләнең башлыгы Руслан Рөстәм улы - районыбыз имам- мөхтәсибе. Бүгенге көндә алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 

- Казан Кремлендә без ел саен республикабызның иң яхшы гаиләләрен чакырабыз, бу күркәм традициягә әверелде, бездә андый гаиләләр күп, әмма бу залда – иң яхшылары, без алар белән горурланабыз, аларны үрнәк итеп куябыз.  Сезнең гаиләләр – республикабызның киләчәге,- диде ТР Президенты, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул гаиләдәге мөнәсәбәтләре, күркәм традицияләрне саклап калулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. – Сезнең гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Ышанам, сез киләчәктә дә балаларыгыз өчен үрнәк булып торырсыз, аннары алар да сезнең гаилә традицияләрен дәвам итәрләр.

Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның хөрмәткә лаек гаиләләре белән очрашу быел бишенче  мәртәбә уздырылды. Очрашуда 50 гаилә катнашты.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев