Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАТАРСТАН ХИСАП СОРЫЙ: Безнең районда дәүләт телләре турындагы законнар үтәләме?

Видеоконференциядә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева катнашты. 

24 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеш нәтиҗәләре хакында киңәшмә үтте. Видеоконференция режимында узган  чарада әлеге законнарның гамәлгә ашыру сораулары каралды.


Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразиев алып барды. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек анализланганнан соң Васил Шәйхразиев муниципаль хакимиятләргә муниципаль сайтта урнаштырылган эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматны законга туры китерергә дигән күрсәтмә бирде.


 “Дәүләт телләре турында”гы Татарстан Республикасы законын   гамәлгә ашыру кысаларында, район предприятиеләренә һәм оешмаларына   визуаль мәгълүматны рәсмиләштерү буенча  үзгәрешләр кертергә,  биналардагы күрсәткечләрне, юл билгеләрен, реклама вывескаларын  ике телдә язарга кирәклеге искәртелде. 

Киңәшмә кысаларында кимчелекләре булган   муниципалитетлар алдына кискен таләпләр куелды, җитешсезлекләрне февраль аена кадәр бетерү бурычы йөкләнде. 


Видеоконференциядә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева катнашты. Шунысы игътибарга лаек, дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча Актаныш районында кимчелекләр аталмады. Районның эшчәнлеге, башкалар белән чагыштырганда, уңай бәяләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев