Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Президенты пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү бурычын куйды

Татарстан Президенты еллык Юлламасында Россиядәге пенсия реформасы уңаеннан хәл ителәсе мәсьәләләрне атады.

Россиядә пенсия реформасы үткәрелү сәбәпле, бүген республикада пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү, аларга яңа һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итү, сәламәтлекләрен кайгырту кебек мөһим мәсьәләләрне чишү бурычы тора. Бу хакта Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.


Пенсия яшенә якынлашкан гражданнарның мәнфәгатен яклау өлкәсендә федераль законнар да катгыйланды, диде Президент. “Пенсия яшенә җитеп килгән кешеләрнең эш урынын саклауда эш бирүчеләрнең җаваплылыгы арта, әлеге категориягә тиешле федераль ташламалар саклана, республика да ташламалар турындагы үз законын кабул булачак, бүген Дәүләт Советы әлеге канунны үзенең чираттагы утырышында караячак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев