Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда 14 яшьлек үсмер янгыннан өч туганын коткарган

Янгын бүген иртәнге җиделәр тирәсендә республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында чыккан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 14 яшьлек үсмер, янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, өч туганын уттан алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йорт һәм сарайда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Реклама


Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч ачыкланганча, 14 яшьлек үсмер йокы аралаш янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишеткән. Ул йокыдан уянган һәм өч 10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек ике игезәк туганын урамга алып чыкмакчы булган, әмма ялкын телләре ялмап алу сәбәпле, ишеккә якын килә алмаган. Әмма үсмер югалып калмаган һәм тәрәзәне ватып, туганнарын коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар өйдә үзләре генә булган.


7.52 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре һәм янгынның мәйданы ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X