Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысына якыны җыеп алынган. Бу барлык басуларның 46 проценты. 77 мең тонна бәрәңге җыелган.

Әлеге мәгълүматны Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.


Республикада шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Әлеге культура 19 мең гектарда, ягъни 30 проценты җыелган. Уңыш күләме узган ел белән чагыштырганда кимегән. Былтыр бер гектардан 372 центнер булса, быел 351 центнер булган.


Министр сүзләренчә, Татарстанның шикәр заводларына 388 мең тонна чөгендер тапшырылган. Буа, Зәй һәм Нурлат заводлары әзерләүгә керешкән һәм бер тәүлеккә 16 мең тонна чөгендер эшкәртүгә ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев