Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда кыска вакытлы әбиләр чуагы хакимлек итә. Рәхәтен күреп калыгыз!

Татарстанда ялларның җылы торуы әбиләр чуагы белән бәйле.

Бу хакта Россия Гидрометүзәге фаразларына сылтама белән, КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турында уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, Казанда ял көннәрендә уртача көнлек температура нормадан 7-8 градуска югары тора. Антициклон нәтиҗәсендә, явым-төшемнәрсез, аяз һава торышы көтелә. 


Дүшәмбе, 24 сентябрьдә шактый җылы температура сакланачак. Көндез һава температурасы 21, ә төнлә 12 градус булачак. Шулай ук бераз явым-төшемнәр дә булырга мөмкин, диде метеоролог.


Сишәмбе һәм чәршәмбедән көннәр суытачак. Температура көндез 12-13, төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк, яңгыр явачак. Бу вакытта уртача көнлек температуралар климатик нормага якынаячак, диде Юрий Переведенцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев