Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстаннан 32 мең ветеран Җиңүнең 75 еллыгына түләүләр алды

Республика ветераннары бәйрәм алды түләүләрен банкларда һәм почта аша ала.

undefined

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстаннан 32 мең Бөек Ватан сугышы ветераны һәм анда катнашучы түләүләр алды. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга түләүләр башкардык. Республикада 32017 сугыш ветераны яши, алар әлеге түләүләрне алды. Шул ук вакытта анда катнашучылар, инвалидлар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, балигъ булмаганнар һәм балигъ булган элеккеге тоткыннар 25 меңәр сум акча алды. Тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына бер мәртәбә бирелә торган бишәр мең сумны алды», — диде Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

Эльмира Зарипова гражданнарга түләүләрнең башка социаль ярдәм чаралары счетына күчүен аңлатты.

Бу Саклык банкы, Ак Барс банкы һәм башка банк оешмалары булырга мөмкин, шулай ук түләүләр ветераннарга почта аша пенсия белән бергә дә китерелә. Министр искәрткәнчә, Россия Президенты йөкләмәсе буенча Татарстанда башка социаль түләүләрне автомат рәвештә озайту турында карар кабул ителгән.

«Бүген барлык социаль яклау бүлекләре дистанцион режимда эшли. Социаль ярдәм чараларының барысы да Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча автомат рәвештә озайтылачак. Бу республиканың 600 мең кешесенә кагылачак. Түләүләр алмаган кешеләр алар турында электрон рәвештә белә ала. Шулай ук электрон рәвештә аларны алуга гаризалар да рәсмиләштерергә мөмкин», — диде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев