Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"ТЕГЕНДИ" ТЕМА: Ул сине яратамы, юкмы? Ничек аңларга?

Ир белән хатын, кыз белән егет мөнәсәбәтләре турында күпме шигырь, күпме әсәр язылган. Шулай да кешеләр ярату серенә төшенеп беткәннәр диеп буламы икән?! Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/egete-sine-yaratamy-ik-nen-nichek-a-larga/

Егет белән кыз, ир белән хатын мөнәсәбәтләре серле бер йомгак инде. Гасырлар буена кешеләр бер-берсенярата, күрә алмый, кавыша һәм аерылыша. Балалар туа, тормыш дәвам итә. Егете я ире үзен яратамы-юкмыикәнен аңларга тырышып утырган хатын-кызларгаберничә киңәш «Психология» журналында чыкты.

1. Ул һәрвакыт синең белән булырга тели. Эше күп булса да, бушаган һәр минутын синең белән уздырырга тырыша. 

2. Син көнең ничек узуы турында кызыксына. Борчу-кайгыларнысораштыра.

3. Сиңа ышана. Хыянәт турында шикләнми, телефоныңны актармый.

4. Сиңа ярдәм итә. Интернетны, телефонны көйли, урыннан торырга ярдәм итә, аптекага барып килергә әзер.

5. Синең фикерләреңне тыңлый, синең карашларыңны хөрмәт итә. Аның фикеренә капма-каршыбулса да кабул итә.

6. Якынаерга тырыша. Якынаю дигәндә секс кына күз алдында тотылмый. Ул иңнәреңә кулын куя, орынып торырга тели.

7. Ул сиңа карап кына тора. Күз карашлары белән хисләрен аңлата.

8. Узган вакыйгалар турында сөйләшергә ярата. Бергә булган кызыклы хәлләрне искә ала.

9. Ул сине яклый. Кем дә булса сине тәнкыйтьләсә, синең турыңда яхшы сүз әйтә.

10. Сиңа аның белән рәхәт. Сине яклаган егет синең үзбәяңне дә арттыра. Син үзеңне яхшырак хис итә башлыйсың.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/egete-sine-yaratamy-ik-nen-nichek-a-larga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев