Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР Президенты: Кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез

Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды һәм вебинарда катнашучылар белән аралашты.


(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булганнан соң, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез, дип белдерде журналистларга.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рөстәм Миңнехановка яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында республикада хезмәт базарындагы вазгыять турында сөйләде. Президентка шулай ук «Россиядә эш» порталының эшләвен күрсәттеләр. Ул эшсез калган кешеләр өчен видеоэлемтә буенча оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты.

«Россия Президенты Владимир Путин пособиеләргә дәгъва кылучы затлар өчен процедураны җиңеләйтү кирәклеген әйтте, алар үзләре йөреп, белешмә җыярга тиеш түгел. «Россиядә эш» федераль сайты безнең система белән төгәл төзелгән, синхронизацияләнгән. Өч көн эчендә 3 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Мин шәхсән үзем барысын да тикшердем», - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

ТР Президенты түләүләрне алу өчен «Россиядә эш» порталында теркәлергә кирәк, дип өстәде. Шул ук вакытта барлык мәгълүматлар да дистанцион рәвештә кертелә, тикшерүдән соң гариза бирүченең счетына түләүләр керә.

«Иң мөһиме, Россиядәге мәгълүмат системасында (ЕСИА) исәпкә алу язмасы булырга тиеш. Инде 2 млн татарстанлы исәпкә алу язмасына ия. Әгәр ул юк икән, мәсьәләне тиз хәл итеп була. Аның өчен гаризаларны Күп функцияле үзәк, «Ак Барс Банк», Пенсия фонды кабул итә. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләрдә бернинди кыенлыклар булмас дип уйлыйм», — дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 12 мең сумнан артык пособиедән тыш, гражданнарның бу категориясе балигъ булмаган һәр балага 3 мең сум алырга мөмкин. «Ә ана капиталына ия булучылар 5 мең сум ала. Мондый катлаулы вакытта бу җитди ярдәм. Безнең бурыч - бу мәсьәләләрне бюрократиясез, тиз, оператив хәл итү. Икътисади проблемалар да хәл ителер дип өметләнәбез», — диде ул.

https://tatar-inform.tatar/news/official/12-04-2020/tr-prezidenty-kyen-h-ld-kalgan-keshel-rg-yard-m-it-chen-barysyn-da-eshl-yach-kbez-5735727

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев