Актаныш

ТР Президенты янгыннан кече энеләрен коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде

14 яшьлек яшүсмер куркып калмый, тәрәзәне ватып, өч энесен урамга чыгара.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендә туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде.

 

Реклама

Республика Президенты социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә видео урнаштырган. Анда 14 яшьлек Иван үзләре яшәгән йортта янгын чыгуы һәм аңа үзеннән кечерәк өч туганын үлемнән коткару өчен тәрәзәне ватарга туры килүе хакында сөйли.

Рөстәм Миңнеханов малайның чын герой булуын билгеләп үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: