Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

УНКӨНЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш өлкәннәре машинада узышты (+БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

7 октябрь көнне Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең  автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте.

Ел саен өлкәннәр ункөнлеге  кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 11 райондашыбызны туплады. 

Район ветераннар советы һәм техникум белән берлектә үткәрелгән ярышларда катнашучыларның иң яшенә 63 булса, иң өлкәненә 87 яшь иде. 90га якынлашып килүче Илгиз ага Нәбиев Актаныш авылында гомер кичерә. Аның машина йөртү стажы 60 елдан артып китә. Иң кызыгы, шушы вакыт эчендә ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штраф салыну очрагын хәтерләми. Үз гомерендә биш машина алыштырган райондашыбыз тормышын автомобильсез күз алдына да китерми. “Ерак араларга чыкмасам да, Актаныш эчендә даими йөрергә туры килә”, - ди Илгиз абый. 

Мөдәррис Хәмитов ярышларда катнашу өчен Аккүз авылыннан ук килгән. 1974 елдан бирле тимер ат иярләгән 64 яшьлек райондашыбыз бу чарада лаеклы ялга чыкканнан бирле катнашып килә. 2017 елда Актаныш данын республика күләмендә дә якларга насыйп булган аңа. 


Ике өлештән торган бәйгедә катнашучылар билетлар да чиште,  автомобиль йөртү буенча осталыкларын да күрсәтте. Технология техникумында хезмәт куючы Айрат Хаҗиев өлкәннәрне юл хәрәкәтенә кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды.

Форсаттан файдаланып, өченче буын вәкилләреннең Актаныш үзәгенә куелган светофор хакындагы фикерләрен дә сораштырдым. Алар барысы беравыздан бу төр яңалыкның үзәккә бик кирәк булуын белдерде. “Бары тик яхшылап өйрәнәсе генә калды аны”, - дип елмаешты алар. 

Ярышларның иң дулкынландыргыч мизгелләре практик өлешкә туры килгәндер, мөгаен. Махсус билгеләр белән чуарланган мәйданчыкта унбер машина аллы-артлы старт сызыгына басты. Һәр секунд кадерле иде бу очракта. Һәм, әйтергә кирәк, бәйгедә берәү дә сынатмады. Билгеләнгән араны өлкәннәребез зур тырышлык һәм үҗәтлек белән үтте. 

Бүгенге чарада катнашкан бердән-бер гүзәл зат – Рәмзия Арсланова да ир-атлар дәрәҗәсендә көч сынашты. Машина йөртергә хокук-таныклыгы күптән булса да, Рәмзия ханым автомобиль руле артына моннан 4-5 ел элек кенә утырган. 

- Башка хатын-кызларның машинада йөрүен кызыгып карый идем. Үзем дә утырып карарга булдым – булдыра алганымны  үз-үземә исбат итәсем килде. Әкренләп өйрәнелә икән, хәзер инде Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә дә үзем йөрим, - ди 62 яшьлек автоханым. 

Шактый мавыктыргыч дәвам иткән ярыш ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар һәм район ветераннар советының акчалата премияләре тапшырылды. 


Беренче урынга лаеклы төстә  Котдус Исмәгыйлов ия булды. Икече урында – Рөстәм Раянов, өченче урында – Мөдәррис Хәмитов. 


Бәйгедә катнашучыларның өчесе сиксән яшьтән өлкәнрәк иде. Аларга да урыннар аерым чыгарылды. Фәндүс Басыйров, Әхнәф Габбасов, Илгиз Нәбиевларга бүләкләрне район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев тапшырды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев