Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вирусолог Россиядә коронавирусның кайчан бетәчәген әйтте

Табиб әйтүенчә, без әле пикка якынлашабыз гына.

Барысы да уңай булган очракта, ягъни кешеләр үз-үзен изоляцияләү режимын саклаганда коронавирус эпидемиясе июньдә бетәргә мөмкин, ди эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре, вирусолог Виктор Зуев. 

Nation Newsка интервьюсында ул апрель уртасында пик булачак дигән фаразларны кире каккан, чөнки саннар киресен сөйли, авыручылар көн саен арта бара.

«Парламентская газета»га интервьюсында Роспотребнадзорның эпидемиология интституты директоры Виктор Малеев та «эпидемия тәмамлануның иң оптимистик фаразы июнь башы» дип әйткән иде. 

Ә инде авыруны тәмам җиңдек дип бары тик аңа каршы вакцина уйлап тапкач кына әйтергә мөмкин. Бу исә ел азагында гына булырга мөмкин.

Табиб Александр Мясников исә «Россияне коронавирус кызгана» дип яза — безнең илдә үлүчеләр саны чагыштырмача аз. Ул моны бөтен кешегә дә БЦЖ ясау белән аңлата. Мәсәлән, Германиянең көнчыгышында да коронавирус җиңелрәк уза икән. ГДР чорында анда да элек БЦЖ мәҗбүри булган.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев