Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерергә кирәк

Белгечләр илнең төп законына үзгәрешләр буенча тавыш бирү өчен башка көнне билгеләячәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия референдум яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен күчерелде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Тавыш бирү көнен күчерергә кирәк», — диде Владимир Путин.

Элегрәк тавыш бирүне Гражданнарның иминлеге өчен күчерү мөмкинлеге турында РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.

Илнең төп документына төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балалар һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә, һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев