Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында Ёлка һәм Панайотов җырлаячак

Казанда һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты 22 августта ачылачак.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты тантаналы рәвештә 22 августта “Казан Арена” стадионында ачылачак. “Пульс” дип аталган шоу һөнәри осталыкка багышлана. Театральләштерелгән тамашаның төп геройлары – үз һөнәрендә беренче булып яңалык ачучылар, уйлап табучылар, хезмәтне рационаллаштыручылар. Шоуның махсус кунагы робот София булачак, ул – дөньяда гражданлык һәм паспорт алган бердәнбер андроид. 

Бәйрәм программасында Ёлка, Александр Панайотов, “Дана Соколова” рок-төркеме, “Jukebox trio” акапелла триосы, Ян Гэ һәм Therr Maitz инди-төркеме чыгыш ясаячак.

Билетларны «Казан Арена» кассаларында сатып алырга була. Кассалар көн саен 10.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.

Шулай ук билетлар WORLDSKILLSKAZAN2019.COM сайтында сатыла. Билет бәясе – 300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр.

Чемпионатның Элемтә үзәге: 8-800-222-00-00. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев