Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯҢА ЕЛ КҮЧТӘНӘЧЕ: Пенсия арта, тик кемнәрнеке генә?

2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре артачак

Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри.

Татарстан Пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Гайдук әйтүенчә, бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50 меңгә якын пенсионерның акчасы артачак.   

Пенсия турында 5 сорау

Татарстан Пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Гайдук җавап бирә.   

1. Стаж ничек исәпләнә? 

– Күп кеше, 30 ел өзлексез стаж булырга тиешме, пенсиядән соң эшләгән еллар стажга керәме дип кызыксына. Светлана Гайдук, пенсияне исәпләгәндә гомуми стаж исәпкә алына, дип аңлатты. Әгәр пенсиягә кадәр 27 ел эшләгәнсез, ә пенсиядән соң тагын өч ел стажыгыз бар икән, димәк, гомуми эш стажыгыз 30 елга тулган дигән сүз. Гомумән, 2019 елга кадәр стажны 30 елга тутыру мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – эшегез авыл хуҗалыгы өлкәсендә булсын. 

  2. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә нинди һөнәрләр керә? 

– Бу исемлек Россия хөкүмәте карары белән билгеләнгән. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия, РСФСРда колхоз, совхоз, машина-трактор җыю комплексы, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән булып санала. Әйтик, кеше колхоз штатындагы балалар бакчасында эшләгән икән, ул да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән булып санала. Ә менә 1992 елдан соң бары терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәгеләрне генә исәпкә алалар. Аларга сыер савучылар, агрономнар, зоотехниклар һәм башкалар керә.   

Реклама

3. Әгәр кеше 30 ел авылда эшләгән, әмма хәзер шәһәрдә яши, ди.

– Кызганыч, әмма пенсия артсын өчен төп шартларның берсе – авыл җирендә яшәү. Теркәлү урыны авылда булса, проблема юк, вакытлыча Казанда яшәсәң дә, пенсияң артачак. Ә менә прописка шәһәрнеке икән, пенсионерга үзенең авылда яшәгәнлеген расларга кирәк булачак. Теркәлү урыны шәһәрдә булган, пенсиясен банк картасы аша алучылар күзәтү астында булачак. Авылда яшим дип ялганлап булмый.   

4. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артмыймы?

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел эш стажы булган кеше эшләвен дәвам итә икән, ул индексацияләнгән пенсияне эштән киткән очракта алырга хаклы. 

5. Өстәмә пенсия түләнсен өчен Пенсия фондына нинди документлар тапшырырга? 

– Пенсия бүлекләренә бернинди документ та тапшырырга кирәк түгел. Әгәр кешенең кулында өстәмә документлар бар икән, ул очракта теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24205

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев