Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯҢА ИСӘПЛӘҮ ҖАЙЛАНМАЛАРЫ КУЕЛАЧАК: Актаныш районында электр энергиясен кулланучылар игътибарына!

Реклама хокукларында.


Түбән Кама электр челтәрләре «Челтәр компаниясе " ААҖ филиалы хәбәр итә: 2019 елда Актаныш районы территориясендә Пучы һәм Әнәк торак пунктларында юридик һәм физик затлардан булган барлык кулланучылар , район буенча - турыдан-туры трансформатор подстанцияләре шиннарына тоташтырылган юридик затлар арасында электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү чаралары планлаштырыла.

Яңа билгеләнүче исәпләү приборларының башкалардан өстенлекләре нидә соң?
Беренчедән, кулланылган электр энергиясе күләмен үлчәү нәтиҗәләре төгәлрәк. Зур йөкләнеш булганда төгәллек классы, шулай ук йөкләнешләрнең сикерешендә үзгәреш булганда югары  сизгерлек тә өстенлек булып тора. Моннан тыш, яңа исәпләү приборлары билгеләнгән вакыт аралыгын мониторинглау мөмкинлегенә ия, әлеге мәгълүматларнең  саклану вакыты да озаграк. 

Әлеге исәпләү системасы кулланучыга күптарифлы исәп-хисапка күчү  (тәүлек зоналары буенча түләү көн/төн) һәм төнлә кулланылган электр энергиясе өчен азрак түләү мөмкинлеге  бирә - бу хәзерге икътисади вәзгыятьтә аеруча әһәмиятле. 

Прибор  кулланылган электр энергиясе саны турында мәгълүматны автоматик режимда җыяр  һәм эшкәртә. Әлеге хезмәт кулланучыны контролер визитларыннан азат итә, ә түләү хисабы  почта аша килә.

Әгәр теге яки бу сәбәп аркасында көчәнеш чылбырының бер фазы өзелсә, прибор килеп чыккан ситуация хакында сигнал бирәчәк.  Бу  функция килеп чыккан җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә. Ягъни яңа исәпләү системасы, кайбер очракларда, янгынны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Система  ток утечкаларын да токларын» контрольдә тота һәм куркыныч күрсәткечләргә ирешкәндә,  электр белән тәэмин итүне туктата. 

Әлеге хисаплагычлар шулай ук  исәпкә алу приборының эшенә рөхсәтсез тыкшыну омтылышларын һәм шуңа бәйле рәвештә электр энергиясен урлау фактларын теркәргә дә сәләтле.
Система сертификацияләнгән,  ул  төгәллек һәм ышанычлылык классы таләпләренә җавап бирә, шуның нәтиҗәсендә электр энергиясенең реаль чыгымына карата күрсәткечләрне арттыру мөмкин түгел.

"2020 елга кадәр энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасы хөкүмәт тарафыннан 2010 елда «энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында" 23.11.2009 ел, № 261 ФЗ нигезендә расланды. Яңа буын приборларын урнаштыру шуның  нигезендә башкарыла.

Реклама

Электр энергиясен исәпкә алу приборы тышкы мохитнең теләсә нинди шартларында эшләү өчен махсус эшләнгән.  Ул махсус щитсыз урнаштырыла, чөнки прибор корпусы 30 елга кадәр хезмәт итү срогы булган  махсус пластиктан ясалган.

РФ Хөкүмәтенең 04.05.2012 ел, № 442 карарының 192 п. нигезендә, вандализм очраклары буенча кулланучыларга электр энергиясен исәпкә алынмаган куллану турында актлар төзеләчәк һәм милекне бозу факты буенча полициягә гариза җибәреләчәк. Электр челтәрләрендә аварияләргә юл куймау һәм башка кулланучыларны электр белән тәэмин итүне өзмәү максатында, исәпкә алу приборларының зыян күргәннәре сүндереләчәк.

Җайланмаларны  урнаштырган вакытта электр энергиясен туктатып тору мөмкин кадәр минимальләштереләчәк. Моның өчен якынча 1,5 сәгать вакыт кирәк.  Эшләрне май аеннан июль аена кадәр аралыкта үткәрү планлаштырыла.


Исәпкә алу приборлары кулланучыларга бушлай куела, димәк кулланучылар эксплуатация чыгымнарыннан (төзек булмаган приборларны  ремонтлау һәм алмаштырудан) азат ителә.

Электр энергиясен исәпкә алу приборы йорт фасадында урнаштырылса очракта, бу  “Челтәр компаниясе” ААҖ тарафыннан башкарылачак. Яңа приборлар урнаштырганда йорттагы проводлар да  изоляцияләнгән чыбыкка алыштырыла. Бу электр энергиясенең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, электр тогыннан  зарарланудан саклый.

Монтаж эшләрен башкарганнан соң,  кулланучы исәпкә алу приборын  алыштыру актын имзалый. Ышанычлы зат тарафыннан исәпкә алу приборын алыштыру актына кул кую өчен ышаныч кәгазе әзерләргә кирәк. Физик затлар өчен үз мәгълүматларын күрсәтеп, ышаныч кәгазен кулдан язу да җитә. 

Кулланучыга уңайлы булсын өчен актны кулланучылар хезмәте күрсәтү офисларында да имзаларга мөмкин. Моның өчен алдан  8-800-2000-878 телефоны буенча шалтыратырга һәм килү вакытын хәбәр итәргә кирәк, сезне чиратка язачаклар һәм алдан кирәкле документларны әзерләячәкләр. 
Яңа технологик тоташтырулар вакытында исәпләү җайланмасын урнаштыру тәртибе һәм параметрлары техник шартларда чагылдырылачак, алар ТП шартнамәсенең аерылгысыз өлеше булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев