Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯНГЫН КОРБАННАРЫ: Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында шәхси йортта ике ир-ат янып үлгән

Кичә кич 112 бердәм номерына шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Нурлатта сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында шәхси йортта ике ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич 112 бердәм номерына Гыйматдинов урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.

Урында 125нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен беркем дә каршы алмаган, шулай да 20 минуттан соң йортның хуҗабикәсе пәйда булган. Ул янгын сүндерүчеләргә өйдә дуслары белән бергә аракы эчеп утырган ире һәм энесе булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Янгынны 20 минут эчендә тулысынча сүндергәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта 41 һәм 35 яшьлек ир-атларның мәетләрен табып алган.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/16/177160/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев