Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯНГЫННАР САГАЙТА: 13 июнь көнне Актаныш районында чираттагы янгын теркәлде (УРЫННАН ОПЕРАТИВ ФОТОЛАР ДА БАР)

1969 елгы И.Гның шәхси милке булып саналган корылма 2017 елда төзелгән, электр, газ үткәрелмәгән, иминиятләштерелмәгән.  


Бүген, иртәнге 08 сәгать 10 минутта районның янгынга каршы бүлегенә 01 телефоны аша Әҗәкүл авылындагы Агыйдел урамыннан төтен күтәрелү хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. 

Кичекмәстән күрсәтелгән адреска   “ТР буенча 15 ОФПС”  ФГКУ ПСЧ-103 башлыгы,  эчке хезмәт өлкән лейтенанты И.И. Шәрифьянов, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов  белән беррәттән ашыгыч ярдәм ма-шинасы, электр, газ оешмаларының дежур бригадалары юл ала. 

08 сәгать 17 минукта урындагы  12 кв.м мәйданда пилорама янында склад итеп ясалган  төзелеш такталары януы ачыклана.  Утның 3 метр ераклыкта урнашкан мунчага күчү кур-кынычы да саклана. Күршеләрнең  сүзләренә караганда, йортта берәү дә яшәми.

Янгын объекты: Шәхси сектордагы поликорбанат  түбә  астында урнашкан пилорама. 1969 елгы И.Гның шәхси милке булып саналган корылма 2017 елда төзелгән, электр, газ үткәрелмәгән, пилорама иминиятләштерелмәгән.  Янгын объектына керү юллары канәгатьләнерлек хәлдә. Якындагы ПГ 70 метр арада урнашкан.

Янгын нәтиҗәсендә 12 кв.м мәйданда сакланган  такталар янган,  20 кв. поликорбанат эрегән, пилорама зыян күрмәгән. Һәлакәттә һәлак булучылар юк. Матди зыянның якынча суммасы 50 мең сум. Коткарылган милекнең якынча суммасы 2 000 000 сум итеп билгеләнә. 

Беренчел фаразлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. 

13 июньдә килеп чыккан янгын нәтиҗәләрен бетерүдә  14 кеше һәм 7  берәмлек техника катнашты дип хәбәр итә Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев