Актаныш

ЯШӘЕШ: Район координацион советы төзелеш оешмаларында күчмә утырыш үткәрде

Актаныш муниципаль районы башлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча Координацион совет узган атнада советның рәисе урынбасары Сираева Лиана җитәкчелегендә төзелеш оешмаларына күчмә утырыш оештырды.

Әлеге утырыш хезмәтне саклау буенча район ведомствоара комиссиясенең расланган графигы буенча үткәрелде. Утырышта эшче төркем әгъзалары, җитәкчеләр, төзелеш оешмаларының хезмәтне саклау буенча җаваплы затлары катнашты.

Күчмә утырышта Төзелеш тармагында хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү юллары буенча сораулар каралды. Комиссия «Газстройсервис», «Стройком» («Алтынчәч» подрядчы объектында) һәм «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» предприятиеләре эше белән танышты.  Комиссия эше барышында оешмаларда күтәрү техникасын эксплуатацияләүгә, җаваплы белгечләр өчен вазыйфаи инструкцияләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен җитештерү инструкцияләре булуга аерым игътибар бирелде.  Нигездә, бу ведомствоара комиссия әгъзаларының бәяләү сәясәтендә чагылды.

Тикшерелгән предприятиеләр вәкилләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: