Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Казанда Республика яшьләр форумында катнаша

15 һәм 16 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Республика яшьләр форумы уза.

               Форум Татарстан яшьләре өчен ачык белем бирү программасын тәкъдим ителә. Шулай ук дискуссияләр, очрашулар, яшьләр үзәкләре, балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләре хезмәткәрләре белән әңгәмәләр оештырыла. 

               Форумның хөрмәтле кунаклары-Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Реклама

           Форумның белем бирү программасының төп максаты-төрле юнәлешләр буенча җирле проектларны һәм инициативаларны үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру. 

           "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре республика форумыннан район егет-кызларының тормышын җанландыру, активлаштыру өчен белем һәм тәҗрибә туплап кайтырлар дигән ышанычта калабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев