Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшьләр форумы

“Бүләк” белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә ике көн дәвамында, яшьләрнең үзләре катнашында, ялкынлы эш берничә юнәлештә кайнады.

Форумга кунак буларак килгән, иҗади яшьләр академиясе проектлар менеджеры Данил Исламов, үзенең күзәтүләреннән чыгып, яшьләр күтәргән проблемаларның ни дәрәҗәдә реаль булуы турында сөйләде.

Форум барышында яшьләрнең күбесе районда калыргамы-юкмы дигән сорауга да җавап әзерләде. Алар тәкъдим иткән проектларны район җитәкчелеге хуплап алып, тормышка ашырырга ярдәм иткән очракта, районыбызда, авыл җирлегендә төпләнеп калу теләгенә килүчеләр күбәячәгенә шик юк.

Район җитәкчелеге форум алдына куйган иң беренче максат та бит – районның кадрлар резервын эшли алырдай, үз идеяләрен яклап чыгардай булдыклы яшьләр белән баету. Андый актив позициядә булулары белән аерылып торучылар шактый иде чарада.

Яшьләр әзер проектларын соңгы көндә район башлыгы Энгель Фәттаховка тәкъдим итте. Проектларның җитәкчеләре, кадрлар резервына җибәрелеп, Актанышны тәкъдим итү хокукына ия булдылар. Аларга бу хакта сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев