Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йолдызнамә (20-27 сентябрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?


Кучкар (21 март-20 апрель)
 

Атна вакыйгаларга һәм мәшәкатьләргә бай булачак. Йолдызлар эш урынындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә бик игътибарлы булырга киңәш итә. Ял көннәре сәяхәткә чыгар өчен уңышлы.


Үгезбозау (21 апрель-20 май)
 

Үгезбозауга, шәхси һәм эш белән бәйле проблемалардан аерылып торып, төп игътибарны сәламәтлекне кайгыртуга юнәлтергә кирәк. Кирәкмәгән чүп-чар сатып алудан туктагыз: акчаның зур әйберләр сатып алырга кирәге чыгачак.


Игезәкләр (21 май-21 июнь)
 

Игезәкләргә бу атнада дуслары, танышлары тәкъдим иткән эш, киңәш һәм башка нәрсәләргә бик игътибарлы булырга кирәк. Үзегез өчен файдалы яңа мөмкинлекләр ачылуы бик ихтимал.


Кысла (22 июнь-22 июль)
 
Йолдызлар, Кыслалар өчен атна эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булачак, дип вәгъдә итә. Ә менә кесә ягы бераз такыраерга мөмкин, кирәкмәгәнгә акчагызны әрәм-шәрәм итмәгез. Эчке тоемлавыгызны тыңласагыз, атна проблемаларсыз һәм борчуларсыз узар.


Арыслан (23 июль-23 август)
 
Атна Арысланнарга көтелмәгән шатлыклар яудыра. Шатлыктан исереп, көндәлек мәшәкатьләрне онытып җибәрмәгез. Гаиләгез сездән игътибар көтә. Өйдәгеләр белән аралашу сездән зур сабырлык таләп итәчәк, ачуыгыз кайнаса да, сиздермәскә тырышыгыз. Тынычлык кадерлерәк.


Кыз (24 август-23 сентябрь)
 

Аеруча кызу, тыгыз атна көтелсә дә, Кызларга барлык яктан да уңыш елмаячак. Әгәр үзләрен тыныч тотсалар һәм төрле авантюраларда катнашмасалар, аларны эштә уңышлар, мәхәббәт өлкәсендә бәхет һәм финанс иминлеге көтә.

Реклама


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
 
Сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттыру комачауламас. Күбрәк сәламәт ризык, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз, спорт белән шөгыльләнегез. Үзегезгә кызык эш-шөгыль табыгыз, ул сезгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәр.


Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
 
Якыннарыгызны аңларга тырышыгыз. Дорфа дәшеп, күңелләрен яралаудан сак булыгыз. Уйламыйча әйткән сүзегез якын кешеләрегезнең күңелендә тирән эз калдырмасын.


Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
 
Эштә һәм гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын дисәгез, юл куярга һәм сүзегезне әйтәсе килгәндә дә телегезне тешләргә өйрәнергә туры киләчәк. Бу атнада ялгыз Укчыларны яңа танышулар көтә.


Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
 
Әйләнә-тирәдәгеләргә сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Эшләгән ярдәмегез киләчәктә үзегезгә әйләнеп кайтачак. Атна җыелып килгән проблемаларны хәл итәр өчен уңай.


Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
 

Ялгыз Сукоярларның очраклы танышуы мәхәббәткә яки чын дуслыкка әверелергә мөмкин. Бу атнада бик күп эшләргә туры киләчәк, әмма Сукояр зарланмый, чөнки ул эшнең уңыш китерәсен белә.


Балык (19 февраль - 20 март )
 
Балыклар үзләренә артык югары таләпләр куя. Үзеңне аямау атна ахырына суы сыгылган лимон кебек булуга китерергә мөмкин. Холкы белән кырыс, эгоист кешеләр белән аралашудан качыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев