Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАР САКЛЫК СОРЫЙ: ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе укучылар белән очрашты (+ФОТОЛАР)

Мәктәпләрдә укулар башланды. Бу чорда бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен  юл йөрү  кагыйдәләрен искә төшерү, аларны өйрәнү мөһим чара булып тора.

ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева  да бу уңайдан  укучылар белән даими очрашулар үткәреп, балаларга юлдагы  куркыныччызлык хакында аңлату эшләре алып бара. 

Шундый әһәмиятле профилактик чараларның чираттагысы 9 сентябрь көнне Актанышның икенче санлы мәктәбе базасында оештырылды. Бу көнне йөздән артык беренче сыйныф укучысы үзләренә бик тә кирәкле күнекмәләр алдылар. 

Тематик мультфильнар аша тәкъдим ителгән кагыйдәләрне укучылар аңлап кабул итте. Балалар   профилактика бүлеге җитәкчесе җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларын юллап, аларга төгәл җаваплар алдылар. 

-    Мондый очрашуларның  максаты  – мәктәп укучыларында юлда үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү, балигъ булмаган җәяүлеләрнең  хәвефсезлеген тәэмин итү. Нәкъ шушы уңайдан без  район автоинспекторлары белән төрле чаралар үткәрәбез.  Балалар алдында чыгыш ясап, инспекторлар юлда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары хакында сөйли.  Актанышта  да соңгы елларда машиналарның сизелерлек артуы күзәтелә. Шуңа күрә дә  җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлар куллануы  зарур. Киемдә, сумкада әлеге элементларны файдалану җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына юлыгу ихтималын 70 процентка киметә. Балалар өчен төрле формадагы һәм зурлыктагы берничә яктылык кайтаргыч элемент куллану бигрәк  тә яхшы, - ди Лена Фазлиева.


Укучылар белән үткәрелгән профилактик әңгәмәләрдә дә әлеге мәсьәләгә беренчел әһәмият бирелде.  Мондый очрашуларны  укучылар да көтеп ала. 

9 сентябрь көнне үткән очрашу ахырында исә ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева укучыларга яктылык кайтаргыч элементлы наклейкалар, буклетлар таратып, аларны  юлларда сак йөрергә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев