Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАРДА САК ЙӨРЕГЕЗ: Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан хакында кисәтә

Көндез Татарстан башкаласында +2..+7 градус җылы булачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава шартлары бозылу турындагы кисәтүендә хәбәр ителә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Урыны белән яңгыр явачак, дип искәртә Татарстан синоптиклары.

Төнлә 1 градуска кадәр салкын булса, көндез исә 2-7 градуска кадәр җылытачак. 

чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/02/174500/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев